БАГБАН и. фар. иск. Бакчада эшләүче, бакчаны карап, аны тәрбияләп торучы; бакчачы. Монда төрле багбаннарыбызның хәссась күңелләрендә җитешкән әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Г.Тукай. Мән җарияңезнең белүенә күрә, шаһым, гүзәл багбан тәрбия кылган шәфталыга тугъры килмәгән дийү зан итәрмен. Дастан. Гүзәл бакчада яхшы багбан тәрбия кылганнар. Дастан |