БАГАНАЛЫ с. 1) Баганасы булган, баганалап эшләнгән. Менә ул --- ак баганалы университет йорты яныннан узып, чаттан уңга борылды да кирпеч стена буйлап түбән төшеп китте. И.Гази 2) Багана төсле бастырылып куелган. [Хәмидә:] Көзгесе --- шкафлы булсын, хәзер инде баганалы көзгенең мудысы бетте, дип әйтәләр, ди. Г.Камал 3) Читенә баганалар утыртылган, маяклар тезелгән; олы, төп. Гыйльметдин адашудан курыкмый иде: аты юлны белә, ара ерак түгел, озакламый баганалы юлга, шәһәр юлына алып чыгарлар, аннан соң инде күзне бәйләп тә кайтып җитеп була. И.Гази // Билгеле, төп таләпләргә туры килгән. Такташ --- социалистик реализмның баганалы юлына аяк басты. Х.Госман 4) күч. Уңышка илтә торган, сыналган, нык. Аның ихтыяры, теләк-нияте кебек үк, тимер баганалы булып чыкты. Т.Галиуллин |