БАГАНАЛАП рәв. 1) Баганалар утыртып, бер-бер артлы баганалар бастырып. [Хуторчылар] Имән баганалап, рус капка кордылар. Г.Толымбай

2) Баганалар рәвешендә, буй-буй ясап, багана сыман яки багана-багана итеп. Ни өчендер бит уртасы сызык белән баганалап бүленгән ---. Н.Исәнбәт. Кенәгәләргә баганалап тезелгән очсыз-кырыйсыз саннарга карап, аның күзләре тона. Г.Иделле . Саннарны баганалап тапкырлыйбыз. Р.Нуруллин. Сүз басымы беренче, икенче, өченче, дүртенче иҗекләргә төшкән сүзләрне баганалап языгыз. Р.Шәмсетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә