БАГАЛМА и. 1) Алсу төстәге, иртә өлгерә торган алма сорты. Мин яраткан җимеш, дигәнсеңдер, Багалмалар куйдың табынга. Ш.Маннапов 2) күч. Чибәр, матур, гүзәл яшь кеше. Минем багалмасы төсле кызым алай егетләр белән йөрмәс. Г.Камал. --- дәү улың Баһаветдин әнәтерәк, нинди гайрәтле нәсел айгырлары үрчетеп, тирә-юньдә дан алды, минем ике кызыма – багалмаларыма булышса, матур күлмәкләр алып бирсә, яңа капка ясаса, кулы корымасые. Г.Ахунов. Иң олы шатлыклары булып, өч улы – өч багалмасы – Әнвәр, Алмаз, Азат дөньяга килде. Татарстан 3) күч. Кадерле, сөекле, якын кешегә иркәләп әйтелә торган сүз (гадәттә тартымлы формада). Юк, җаным, багалмам, үлгәндә дә мин башка ярны сөймәм, дим. Ф.Әмирхан. – Кем рәнҗетте икән минем багалмамны? – дип, бер гөнаһсыз коңгырт күзләрен үземә төбәде. К.Миңлебаев. Хатыма каршы хат язмасаң, бик рәнҗермен, багалмам. Татар халык җырлары |