БАГА’ЖНИК и. рус Әйберләр куеп йөртер өчен автомобиль, велосипед, мотоцикл һ.б. транспорт берәмлекләрендә махсус ясалган җайланма. Велосипедның көпчәк өстендәге кысалары хромланган, кул тормозы да, матур фарасы да бар, утыргычы күннән, звоногы, багажнигы, арткы көпчәге канатында, кып-кызыл булып, стоп-сигналы янып тора. Р.Мирхәйдәров. Бу көтелмәгән бәхеттән әле һаман айнып җитә алмыйча, Равил багажнигына ымлады. В.Нуруллин. Әйберләрне багажникка урнаштырганнарын доцент Мәрдиев, пәрдә читен лезвие калынлыгы гына ачып, тәрәзәдән карап торды. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә