БАГАЖ и. фр. 1) Юлчының юлда үзе белән алып бара торган әйберләре, йөге. Ишектән асрау белән Закир багажларын күтәреп керәләр. Г.Камал. Багажың авыр булмаса, илле тиенгә алып менәрмен. М.Гали. Усиянең Челкашларга яхшы таныш сукмакларыннан багажларыбызны мең бәла белән ташыдык. К. Миңлебаев 2) Махсус вагоннарда, самолёт, теплоход һ.б.ш.да йөк җибәрү ысулы. Атна-ун көннән багажы килде. Син эш киемнәреңне Әҗәкүл пристаненә багаж белән җибәрдең мәллә? К.Кәримов. Аның артыннан, зур гына багаж белән, апельсин сарысы төсле юка гына кәгазьгә басылган тышлыкта, кечкенә генә күләмдә «Бәхетле Мәрьям» китабының тиражы кайтты. Ә.Фәйзи 3) күч. Күп укып тупланган гыйлем, аерым кешенең белем хәзинәсе; рухи байлык. Ә милли багажы бик сай, хәтта юк диярлек. С.Гарифуллин |