БАГ и. фар. иск. Җимеш бакчасы. Матур гөлләргә бул былбыл, нәзәкать багына сакчы. Дәрдемәнд. Багны юк киртләүчеләр, Кәҗәне күп тиргәүчеләр. Ә.Синугыл-Куганаклы. Яшьлек безнең багыбыз, гөлләр үпкән чагыбыз. М.Фәйзи. Мин кереп адаштым, ахры, чын мәхәббәт багына. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә