БАВЫРСАК и. махс. Төче камырны вак-вак турап, кайнап торган майга салып пешерелә торган чәй ризыгы. Аның майлары тулып торган ике симез казы белән симез күркәсе, --- читләре кәнфит белән чәчәкләнгән ике савыт бавырсагы – тагы әллә ничаклы оста әзерләгән аш бүләкләре мәҗлеснең күзләрен уйнаттылар. Г.Ибраһимов. Төштә бавырсак күрсәң – мал һәм балалар булыр, диелгән «Төхфәтел-мөлек»тә. Төшлек. Бавырсак юлга алу өчен әйбәт. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә