БАВЫР и. 1) Кеше һәм хайваннарның үт бүлеп чыгару, ашкайнату, кан әйләнеше һәм матдәләр алмашуда катнаша торган эчке органы. Бу чаклы сикерүеңә, бүсерең түгел, үпкә, бавырың өзелер. Т.Гыйззәт. Әгәр организмда бакыр булмаса, бавырда тупланган тимер гемоглобинга әверелә алмый. Татар мөселман календаре. Бавырны алганда, үте сытылмасын өчен, бик сак булырга кирәк. Татар халык ашлары 2) Түш, күкрәк; гәүдәнең алгы өлеше. Елан бавыры белән ил гизәр, койрыгы белән кое казыр. Мәкаль. Баланы бавырга кысып күтәрәләр (үстерәләр). Мәкаль 3) күч. Йөрәк; күңел, бәгырь. Изге урын буш тормас, кешесе табылыр, моңа борчылмый хатын, Галигә ачылмады – шул бавырын талый иде. Н.Гыйматдинова 4) Үзәк, эч. Кыш бавыры бик озын. Мәкаль. Иң гаҗәбе шул: урман бавырына беркеп яшәсәләр дә, үзләренең йортлары кечкенә, кысан. Г.Гыйльманов ◊ Бавырга керү Эч серләрен белергә тырышу; эч серләрен белү. Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер. Мәкаль. Бавырга (бавырына) таш булып утыру Эч пошырып, һаман борчып, авыр хәсрәт төене булып торган рухи халәт. Әби исә Фәриткә бавырына таш булып утырган кайгысын, иң ачы хәсрәтен сөйли. Ф.Шәфигуллин. Бавырга төшү Бик нык җәфалау, үзәккә үтү; бик йөдәтеп, нәрсә дә булса сорау, таләп итү, теңкәгә тию. Авыр эш бавырга төшә. Мәкаль . Бавыр ите Күңелгә бик якын, кадерле нәрсә. Ярый, бу гыйшык уты минем бавыр итемә кадәр барып төште, ди, аннан сиңа ни файда? Ә.Айдар. Бавырына бала басмаган Дөнья күрмәгән, тәҗрибәсез (хатын-кыз турында) |