БАБУНӘ и. фар. Оешма чәчәклеләр семьялыгына караган, түгәрәк кәрзингә тупланган сары төстәге чәчәкләрен телсыман ак ялган чәчәкләр уратып алган болын үсемлеге; ромашка. Бабунә – бабунәш – пападия чәчәге (ромашка), гарәпчә бабунәш һәм тагы акхуан диләр. К.Насыйри. Читән кырыйларында инде ак таҗларын койган пеләш бабунәләр, карт кычытканнар, саргая башлаган бака яфраклары үсеп утыра. Тәмуг чәчәге |