БАБЛА’У ф. иск. 1. Бүлекләргә аеру, бүлекләү; классификацияләү. Үз арабыздан телебезне башлап тикшергән, татар теленең сарыф-нәхүләрен баблап төзегән кеше – Каюм бабай. Г.Алпаров 2. баблап рәв. мәгъ. Эзлекле итеп, бәйнә-бәйнә, җиренә җиткереп. – Ә, син солдатмыни әле? Әйтәм сүзне бик баблап сөйлисең? М.Гали. Картлар, сабанчыларга карап, берәм-берәм, тәртип белән, бик баблап сөйли башладылар. М.Җәлил Баблап кую Бабларга аерылган хәлгә китереп калдыру Баблап чыгу Тоташтан, башыннан ахырына кадәр бабларга аеру |