БАБАСЫР и. гар. Йомры паразит суалчаннар ыругыннан, туры эчәктә була торган вак паразит корт. Сукыр эчәктә һәм нечкә эчәкнең түбәндәге өлешендә тереклек итәргә җайлашкан көрән ак төстәге суалчаннарга «бабасыр» дип әйтәләр. Юлдаш. Бабасырны куу өчен, чистартылган һәм иттарткыч аша чыгарган кабак орлыгын сөткә салып болгаталар, бал яки варенье кушалар. Серле сандык. Ул шулай ук косасыны китермәү, авыртуны басу вә бабасыр зәхмәтеннән дәвалау, ягъни эчтәге суалчаннарны бетерү үзлегенә ия. Мирас. --- [инжир] соңгы елларда бабасырга, җәрәхәтләргә каршы чара буларак та кулланыла башлады. Тәмле тамак

◊ Бабасыр кергән (мәллә) Бер урында гына утырып тора алмаган, урынында гел кыбырсып торган, тиктормас кеше турында. Нигә тыныч кына утырмыйлар соң [әсирләр]? Бабасыр кергән мәллә? Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә