БАБАЛЫК и. сир. 1) Баба кеше булу чоры. --- бабайларыбыз безнең искедән килгән байлыгыбызны саф көенчә безгә бирә алмаганнар, урыннары оҗмахта булсын! Димәк, вазифаларын – бабалык вазифаларын үти алмаганнар. Г.Исхакый 2) Сөннәткә утырту шөгыле. Әмма бу сөннәткә утыртмак гамәлен кыйлырга һәркемгә ярамый. Бу сөннәткә утыртучыны «баба» дип әйтәләр. Аңа бабалык атадан-бабадан кала килгән булмак кирәк, нәсел буенча. К.Насыйри |