БАБАЙЛАРЧА БАБАЛАРЧА рәв. 1) Элеккеге вакытлардан килгән тәртип белән, кабул ителгән таләпләр буенча, әүвәл вакытлардагы кебек, борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап. Күңел тели, ерак бабайларча, Күктән иңгән табигыйлекне – күк күкрәвен, кошлар тавышын, яңгырлар шавын... Р.Фәйзуллин. Берзаман, бабайларча, алар да төзәлер – акыл җыяр әле. Ш.Галиев. Ата-баба яшәгән, имеш! Яшә! Бабаларча түгел, маймулларча яшәгез! А.Гыйләҗев

2) Олы яшьтәге ир кешеләр кебек. [Бабай:] Куй боларны читкәрәк; Менә сәнәк тә көрәк, Менә балта да чалгы – Без авылча, бабайларча Оештырырбыз ялны! Ш.Галиев

3) Акрын, салмак. Бабайларча йөрү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә