БАБАЙЛАР БАБАЛАР и. күпл. Тормыш тәҗрибәсен буыннан-буынга күчерә барган, милләтнең, халыкның элгәре булган ирләре, борынгылар. Янса янган, калса калган, Җан сатмаган бабайлар. Н.Исәнбәт. Бабайлар әйтмешли, күктә укылган никах җирдә укылмый калмас инде. Н.Хәсәнов. Рәхмәт яусын бабайларга, авыл өчен урынны белеп сайлаганнар. Р.Ишморат. Ат башын дугадан биек итеп күтәртеп йөрү әнә шулай бабайлардан килгән матур бер гадәт икән. М.Мәһдиев

◊ Баба(й)лар баласы Борынгыдан килгән йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап, аларны дәвам иттерүче, традицияләргә тугрылыклы яшь буын вәкиле. Баба(й)лар йоласы Борынгыдан килгән гореф-гадәтләр. Баба(й)лар йорты Туып үскән җир; ил. Баба(й)лар сукмагы Алдагы буын вәкилләре тоткан, алар кулланган гореф-гадәтләр, йолалар, яшәү рәвеше. Баба(й)лар сүзе Буыннан-буынга күчеп бара торган канатлы сүзләр, гыйбарәләр, әйтемнәр, афоризмнар. Баба(й)лар тамыры Шәҗәрә баганасы, ата-уллык буенча буыннар теземе. Баба(й)лар юлы к. баба(й)лар сукмагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә