БАБАЙ и. 1) Балага карата әтисенең яки әнисенең әтисе. Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи – безнең өйдә без җидәү. Г.Тукай. Әтигә бер яшь тулганда, аның әтисе, ягъни минем бабай, үлеп китә. Ф.Мөхәммәтшин. Аннары минем бабай ундүртенче елны пленда биредәге Письмянка авылында бер байда эшләгән. Х.Камалов // Оныгы булган кеше. [Әти] Синең күк үк, бабай булырмын бер, Әни булган көнне кызларым. Р.Корбан. – Тиздән үзем бабай буласы бит, җегетләр! – диде ул [Мәгънәви] дусларына ---. Рифә Рахман 2) диал. Атаның яки ананың өлкән ир туганы (абый, абзый, ага). Миңа, [Гайнулла абзый ] беренчедән, бабай тиешле, икенчедән, үз кардәшең белән сатулашу яхшы түгел. Т.Гыйззәт. Әтиемнең олы абыйларыннан берсен, Нурулланы, без – нәселнең бала-чагасы – «яшь бабай» дип йөрттек. Ф.Тарханова 3) диал. Кияү өчен хатын атасы. [Кияү ] Мостафин аптырый калды: ай-һай, бабайлар бердәнбер кызларын [кияүгә ] әзерләгәннәр икән! [Бирнәдә ] Җиз таз белән җиз комганнан кала бөтенесе бар. Ә.Еники 4) Нәселнең, халыкның борынгы чыгышына нигез салган кабилә, ыруг башы кешесе. Югыйсә, биредә Спартакның бер катнашы да юк инде: безнең бабайлар атаклы болгар читекләрен унынчы гасырда ук теккәннәр. Казан утлары 5) Өлкән яшькә җиткән ир кеше. Барысын да: сагыну-юксынуларын да, җыр-әкиятләрен дә бабай үзе белән бергә кабергә алып китте. Ә.Еники. Олаучым Мөстәкыйм бабай да шулай ук, көрсенеп: – Замана! – дип өстәде. М.Әмир. Минем белән бер чиратта утырган бабайга киңәшләр бирүенә колак салам. Сөембикә 6) сөйл. Өлкән яшьтәге кешене, хатынының әтисен атау яки эндәшү сүзе. Я, бабай, сөйлә тизрәк. М.Фәйзи 7) сөйл. к. баба I ( 5 мәгъ.). Ә бит бар иде заманнар – аның ул авылдагы урыны түр башы иде. «Сөннәтче бабай килгән» --- дип, үлеп торалар иде ул килгәч. Ф.Хөсни. Әле Гаяз әфәнде рисаләсендәге «Сөннәтче бабай», аркасы туңганлыктан гына, арка җылытырга бер хатын алган, ди. Г.Тукай 8) Тарихта билгеле шәхесләргә хөрмәт, ихтирам белдерү өчен, аларның исемнәре артыннан кулланыла. Каюм бабайдан соң тел тикшерү хәрәкәте байтак еллар тукталып торды. Г.Алпаров. Без Ленин бабай белән Сталин бабайның балалары идек бит. Т.Миңнуллин. Такташ бабай: – Символлардан, күкләрдән мине сөрсәгез, мин җирдә дә шигырь падишаһы була алам, – ди кебек. Р.Батулла. Яшьрәк чагымда мин, галимнең ике томлыгын басмага әзерләү уңаеннан, Каюм бабай эзләреннән ул авылларда булган идем. С.Алишев 9) Профессиясе, эшенең төре, үзенчәлеге белән аерылып торган өлкән яшьтәге кеше. --- җиде бабай бар иде, җидесе дә бер дигән! Умартачы бабай да, берсе гармунчы бабай. Тегермәнче, кыярчы, аннан кавынчы бабай. Р.Мингалим. Саба районыннан Минһаҗ Хәбибуллин дигән бер әкиятче бабайны белә идем. С.Ибраһимова. Олаучы бабай чакырып карый, колын килми. А.Гыйләҗев 10) күч. Борынгы, күптәнге булуына ишарә. --- катлаулы тарих шаһиты бит ул Чулман бабай! Бу төбәктә яшәгән борынгылар аның турында күпсанлы дастаннар чыгарганнар, хәзер дә бу гүзәл елга турында бихисап җырлар җырлана. М.Хәсәнов. Хикәя геройлары – балалар урман эчендәге серле Бабай-тауны эзләп баралар. Бабай-тауда, имеш, кайчандыр һәлак булган борынгы кешеләрнең алтын-көмешләре күмелеп калган. Н.Фәттах ◊ Бабайныкы – илнеке, дип әйтте, ди, бер кияү Үзе эшләп тапмаган, ата-баба малларын туздыручы яшь-җилкенчәктән көлеп әйтелә |