БАБА’ I и. 1) к. бабай ( 1–3 мәгъ.). Икенче көнне иртән Габдулла, уянып, күзләрен ачты һәм, кайда ятканын төшенеп җитмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Ә.Фәйзи. Миңа хәтта әткәмнең әтисе Минһаҗетдин бабамны да күрү насыйп булмады. Р.Ишморат. Бу шәфкать нурын булачак бабасы оештырганны егет соңрак абайлады. Т.Галиуллин. Зыяның бер бабасы (атасының агасы) бар. Исеме – Ярулла. Г.Ибраһимов 2) юг. Өлкән яшьтәге ир кеше; үткән буыннарның билгеле, хөрмәтле вәкиле. Исмәгыйль баба, утыз өч ел буе илләр гизеп, дөнья айкап кайткан илгизәр җан, үзе генә дә ни тора! Ф.Сафин. Мәсәлән, минем унберенче бабам, Болгар якларыннан килеп, шушы авылда мәдрәсә тоткан кеше икән. М.Госманов. Бу бабаларның арасында Кураешта мәшһүр булганы Нәзер бин Кинәнәттер. Татар мөселман календаре 3) Нәселнең, халыкның борынгы чыгыш нигезен тәшкил иткән кабилә, ыруг һ.б. Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Г.Тукай. Күз алдына, ирексездән, Болгар дәүләте чорындагы бабаларыбызның киемнәре килеп төшә: алар да бит мехлы камзул һәм шундый бүрек киеп йөргән. В.Юныс. «Болгар» дигән, бабамнардан мирас булып калган йорт. К.Тәхау. Мәҗүси болгарлар исә чуваш халкының төп бабалары булып калганнар. М.Әхмәтҗанов 4) Биологик ыругның (семьялыкның, классның) борынгы бер вәкиле. Бер үк төргә кергән үсемлекләр үзара якын кардәшлектә булалар; алар уртак бабалардан килеп чыкканнар. Ботаника 5) сөйл. Сөннәткә утыртучы. Ә бит бар иде заманнар – аның ул авылдагы урыны түр башы иде. «Сөннәтче бабай килгән», «Бабачы килгән», «Гали баба килгән» дип, үлеп торалар иде ул килгәч. Ф.Хөсни 6) бабаң, бабасы сөйл. Өлкән яшьтәге кешене атау яки эндәшү сүзе. Бабаңның бәясен бабай булгач белерсең. Мәкаль. Алайса, бабаң кайткач, кунакка кил, яме, чикләвеккә барырбыз. Г.Гобәй. Хөсәен бабаң белән алар бик якын дус иделәр. М.Гали 7) Чиертлек уенындагы чиертлекләр. Чиертлекләрнең утызлабы тек басып торалар. Аларны «баба» дип йөртәләр. З.Бәшири ◊ Баба шулпасы эчерү 1) Коры су эчерү; 2) Кыенлыклар күрсәтү. Баба шулпасы эчү Дөньяны тану, тормышта төрле авырлыклар, кыенлыклар кичерү. Баба шулпасын эчмәгән Тормышы әлегә кадәр җиңел булган, җитешсезлекләр, кыенлыклар күрмәгән |