БАБ и. гар. кит. 1) Әдәби әсәр, китап, җыентык бүлеге, бүлекчә, параграф. Лисане гарәпнең сарыф, нәхүен вә шул бабта тагы әллә ниләр язды. Г.Тукай. Әсәрнең 25 бабы совхозның көндәлек тормышын, бер яктан – Вәли бай һәм иярченнәре, икенче яктан – батраклар, Фәхри һәм башка шундый совет, партия активы арасында көрәшне, ызгышны яза. Г.Нигъмәти 2) иск. Сөйләшү өчен сүз, тема. Аның җаваплары садә, ләкин үз бабында бик характерный нәрсәләр иде. Ф.Әмирхан. Майсәрәләрнең читәне буенда өелгән бүрәнәләргә авыл агайлары җыелып, төрле бабтан кызык-кызык хәлләр сөйләшеп утыралар иде. М.Әмир 3) иск. Нәрсәгә дә булса караган эшчәнлек өлкәсе; мәсьәлә, эш. Синең берлә барча тәрбия бабында белгән гыйлемнәремне, осталыкларымны уртаклашырга әзермен. Г.Тукай. Мин буламын шулвакыт бу бабта Мәҗнүннән тиле. М.Гафури. Уку бабында ул үзенең апасы Фатыйма белән бөтенләй капма-каршы табигатьтә булган. Г.Ибраһимов. Әнә шулай тел бабында авторитет казанып, ул [Х.Сарьян] ахырда Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз» дигән даими тапшыруларын алып бара башлады. Ә.Еники 4) Төр; кыяфәт, рәвеш. Юк, бер әфәнде шулай, әллә ничә бабка кереп, кайда төшемлерәк, шуннан чумарить итеп китә. З.Фәйзи 5) иск. Капка, ишек. Ачылды язар өчен безләргә баблар. М.Гафури. Бездән дә фәйзъ бабы бикләнгән юк. Акмулла. Шагыйрь: «Гыйшык бабын Мәүләм ачты», – дип белдерә. Казан утлары 6) лингв. Гарәп телендә фигыль юнәлешләре (залог). III баб фигыльләренең мәгънәсе татар телендәге уртаклык юнәлешенә күбрәк туры килә. Гарәп теле грамматикасы. Гарәп телендә фигыльләр унбиш бабка бүленәләр. М.Мәхмүтов |