БА I и. 1) Гарәп алфавитында әлиф хәрефеннән соң килә торган икенче хәрефнең атамасы һәм язуда ب (ба̄) билгесе белән күрсәтелгән тамга. Монсы «әлиф», монсы «ба», бу хәреф «җим», монсы «та». Г.Тукай
2) Әбҗәд хисабында 2 санын белдерә