ӘШТЕ’Р-ӨШТЕР рәв. сөйл. Ашыгып, аннан-моннан, өстән-өстән генә. [Газдал] Әштер-өштер капкалагач, Әпсәләмнән ферма хәлләрен белешеп кайтам әле, диде дә, теге банканы эләктереп, дусты янына очты. Ф.Садриев. [Сафаның] Әштер-өштер генә сыгып кигән чалбарында һәм пинжәгендә – юеш ком. Ю.Әминов |