ӘШНӘЛӘШҮ ф. к. әшнәләнү. Рәмзи кандидатлык диссертациясе белән мәшгуль чакта, директор Саматов базада эшләүче Акчурин белән әшнәләшкән. К.Латыйп. [Мин] Ир-атлар белән дә дуслашырга, аралашырга, әшнәләшергә атлыгып тормыйм. Г.Тавлин Әшнәләшеп бетү Тәмам, бик нык әшнәләшү. Ләкин без өч ай эчендә һәрберебез белән әшнәләшеп беткән кешене кулга алудан баш тарттык. К.Латыйп Әшнәләшеп китү Ниндидер вакыйгадан, хәлдән соң әшнәләшү, якыннан аралаша башлау. Җитәкчеләр авыл мәктәпләрендәге рус теле укытучылары белән әшнәләшеп киттеләр. Ф.Сафин |