ӘШНӘ и. фар. 1) Якыннан аралашкан, эш-шөгыльдә бергә йөргән кеше, компаньон, дус. Әшнәләре биргән ялган белешмә белән Хөснуллин хәзер үз җинаятен яшереп калмакчы була. Ф.Садриев. Әй карчыгым, карчыгым, онытмыйсың ла син әшнәләреңне! А.Шамов. Мин, иректәге әшнәләрем белән, алдан килешүем буенча, бер читтәге ташландык сарайга юл тоттым. Г.Тавлин

2) Агай-эне, кода-кодагый. Ул, туганкаем, горкомның беренчесе белән дә санга санамыйча гына сөйләшә. Сөйләшмәс иде, тагын да өстәрәк әшнәсе утыра. Р.Мөхәммәтҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә