ӘШКӘРТҮ ф. кит. 1) Нинди дә булса чаралар белән (мәс., мистик фикерләрне – төш аркылы) белгертү, искәртү, мәгълүм итү. – Үтенечегезне кире кага алмыйм, кардәшләр, ачып карыйк, Хак Тәгалә әшкәртсә, изге китап алдамас, – ди дә ишан, өелеп торган китаплар арасыннан бер яшел тышлысын тартып ала. Ә.Еники 2) Кыеклатып, төрттереп, кыек юл белән кисәтү Әшкәртеп тору Гел, даими әшкәртү. Аллаһы Тәгалә үзе аңа барсын да әшкәртеп кенә тора икән шул! Ә.Еники |