ӘШӘКЕЛЕК и. Начарлык, явызлык; барлык әшәке сыйфатлар. Син әле саф, сабый, Әшәкелек күреп, дөньяны тарсынма, Өйрәтә алырсың барсын да – Сафлыкка, Намуска, Хаклыкка – Яхшылыкларның барсына, барсына. С.Хәким. Әшәкелек, мең төрлегә бөгәрләнеп, арттан китереп суга, диген, ә? Г.Гыйльман. Юк. Юк, Нуриман андый кеше түгел… әшәкелек эшли ала торган кеше түгел ул. Ә.Мушинский |