ӘШӘКЕЛӘНҮ ф. 1) Әшәке булып китү, әшәкегә әйләнү, сыйфаты начарлану. Юллар әшәкеләнү

2) Холыкта, үз-үзен тотышында әшәкелек сыйфатлары барлыкка килү, холыксызга әверелү. Болай әшәкеләнеп сугышып йөрсәң, төрмәгә дә килеп эләгүең бар бит. Н.Хәсәнов

Әшәкеләнә бару к. әшәкеләнеп бару. Син күзгә күренеп әшәкеләнә барасың, Роберт. З.Хәким

Әшәкеләнеп алу Берара, кыска вакыт эчендә әшәкеләнү

Әшәкеләнеп бару Әшәкелеге көннән-көн арту; әшәкеләнгәннән-әшәкеләнү

Әшәкеләнеп бетү Бөтенләй әшәкеләнү, соңгы чиккә җитеп әшәкеләнү

Әшәкеләнеп йөрү Озак вакыт дәвамында, төрле урыннарда әшәкелеген күрсәтү. – Ай Алла, мин сиңа әшәкеләнеп йөрергә кушмыйм лабаса, – диде Кәүсәрия. М.Маликова

Әшәкеләнеп китү Кинәт әшәкеләнә башлау. Хатыны Әпипәнең ире югында әшәкеләнеп китүе, каралтыларының да яртысын сатып бетерүе исенә төшкәч, Хәдичә бөтенләй каушап төште. Г.Бәширов

Әшәкеләнеп тору Әле, хәзерге вакытта әшәкеләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә