ӘШӘКЕ с. фар. 1. 1) Начар тәэсир итә торган, авыр, яман. Әшәке иде бу боздай салкын бушлык, йөрәгенә сарылып, бөтен уй-хисләрен туңдыра кебек иде... Ә.Еники 2) Ямьсез, шыксыз. Этнең танавы – йодрык белән дөмбәсләп җәлпәйткән шикелле шөкәтсез, әшәке. М.Юныс 3) Пычранган, керле, юылмаган, шакшы. Алар барысы да әшәке, сәләмә киемнәр киенгәннәр, алар коточкыч ямьсезләр иде. Н.Фәттах 4) Сасы, бозык, ачыган. Аның тамагы кипкән, башы коточкыч шаулый, ул авызында күңел болгаткыч әшәке тәм сизә. Г.Бәширов 5) күч. Явыз, усал, холкы бик начар булган. – «Картлач»лар бик әшәке безнең, – дип куйды соңыннан сержант. З.Хөснияр. Бу шәһәрнең патшасы бик усал, бик әшәке бер кеше булып, халыкны җәберләп кенә тора иде. К.Насыйри. Җитмәсә, бер бик әшәке әфисәр бар иде. Н.Хәсәнов 6) күч. Оятсыз, тупас, әдәпсез. Мине хурлап, әшәке сүзләр белән сүгенүен ишеткәч, күкрәгем таш кебек катты, сүз әйтә алмаслык, урынымнан кузгала алмаслык хәлгә җиттем. А.Шамов. Рөстәм якынлашканда, алар нәрсә турындадыр бик әшәке сүзләр кушып сөйләшәләр иде. Г.Кутуй. Шул чакта минем… «Безнең мөгаллим турында әшәке сүз әйтәсе булмагыз! Сез – тупас, явыз кешеләр!» – дип кычкырасым килә иде. Ч.Айтматов 7) күч. Начар, хәерсез; астыртын ниятләргә корылган. Юк, юк, мондый әшәке уй белән йөри торган кеше түгел бит Гаяр. Г.Камал. Аның туймый торган комсыз, әшәке күңелле икәнлеген дә белә идем югыйсә. Ф.Галиев. Юк, үзең чиста булсаң да, алар куллана торган әшәке алымнар белән эш итмичә булдыра алмыйсың, ахрысы. Ф.Садриев. [Нәҗипкә] Акчаны тизрәк җыярга, мая тупларга кирәк иде, ул Вафаның иң пычрак, иң әшәке йомышларын үтәде. А.Гыйләҗев 8) күч. Ямьсез, күңелсез; коточкыч авыр. Язмышымдагы иң-иң әшәке көннәрем турында сөйләргә өлгермәмен дип куркам. Җ.Тәрҗеманов. Бәлкем, ул безне мондый әшәке хәлдән коткарган булыр иде. М.Әмир. Берәр әшәке хәбәр әйтергә җыена торганнардыр. Т.Галиуллин 9) күч. Аерым максатларга туры килми торган, сыйфаты түбән, начар булган. Аның бәрәңге җире бик әшәке кызыл балчыклы булып, ул күптәннән Маһибәдәрнең кара туфраклы ындырына күз кыздырып йөри иде. А.Гыйләҗев. Иң әшәке юлдан да курыкмый торган «газик»та без күп җирләрне әйләндек. Ә.Еники 10) күч. Әхлак кагыйдәләренә сыймаган, тискәре хис уята торган, тупас, дорфа. Бик әшәке гадәт бу. Г.Бәширов. Тагын әшәке бер көлү белән кычкырып көлә башлады Хәдичә. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. 1) Кабахәт, хәсис, адәм актыгы, хәшәрәт кеше 2) Төрле ташландыклар, шакшы әйберләр. Дөнья чистарсын, дидең, юньсезлек белән көрәштең, ә үзеңә әшәке йоккандай тоелды – кулларны кат-кат юасы килә. Ш.Галиев 3. рәв. мәгъ. 1) Ямьсез, тупас итеп. Өй артында аяк тавышлары, кемнеңдер калын, карлыккан тавыш белән бик әшәке сүгенгәне ишетелде. Г.Тавлин. [Зәһлүл:] Чынлап әйтәм. Алар әшәке сөйләшә. Р.Кәрами 2) Табигый шартлар начар хәлдә, юеш, явым-төшемле булып. Моннан берничә ел элек, яңа урынга күчеп килгән елны, көз бик әшәке килде. Хәтереңдәдер, сентябрь буенча коеп түкте, октябрьдә дә иркәләмәде. А.Гыйләҗев ◊ Әшәке дан Кемнең дә булса башкаларга мәгълүм булган начар ягы. Хәзер инде әшәке даны бөтен шәһәргә билгеле. К.Нәҗми |