ӘЧҮ ф. 1) Әче тәм керү, бозылу, таркалу (органик матдәләр турында). Кешеләр тегермән астын актара иде, ахрысы, – һаваны тагын әчегән он исе тутырды. Ә.Гаффар

2) Чүпрә, оеткы салганнан соң әчегән хәлгә килү

3) Иеп исләнү (мәс., эшкәртү өчен иетергә салынган тире)

4) Кеше тәненең тирдән бозылуы, исләнүе. Көне буе, саллы-саллы тартмалар күтәреп, астан өскә – дүртенче, бишенче катларга чабып йөреп кайткач, тез буыннары йомшый, иң өсләре чиләнә, култык аслары тирдән әчи. А.Гыйләҗев

◊ Әчегән йон Бернәрсә дә булдыра алмаган, кулыннан эш килми торган кеше

Әчеп бетү Бөтенләй, тулысынча әчү; бик нык әчү. [Кадыйр:] – Фу, – диде, – [сөт] әчеп беткән. Н.Дәүли. Мин аларны, тәмсезләнеп, кыркуланып әчеп бетмәсен, дип, базга төшереп куйган идем. Г.Камал

Әчеп җитү Тиешле дәрәҗәгә җитеп әчү. Танюша, теге яшь виноград суы әчеп җитмәдеме икән? М.Юныс

Әчеп калу Нинди дә булса сәбәптән әчегән хәлгә килү

Әчеп китү Артык әчү. Чуен кою – ипи пешерү белән бердер, әчеп китсә дә начар, төче булса да әйбәт түгел. М.Хәбибуллин

Әчеп тору Әле әчегән хәлдә булу

Әчеп чыгу Тәмам әчегән хәлгә килү. Сөт, каймак әчеп чыга, кәбестә, алма чери. Й.Шәрәпова

Әчеп яту Әле, хәзерге вакытта әчү. – Сипарат әйләнми, өйдә сөт әчеп ята! – дигән ачулы тавышлар яңгырый башлады. И.Хәйрулин

Әчи башлау Әчергә тотыну

Әчи төшү Тагы да бераз әчү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә