ӘЧМУХА и. рус сөйл. 1) иск. Кадакның сигездән бер өлеше (үлчәү берәмлеге). Бер сөлге, бер пар чынаяк, әчмуха чәй, бер чирек чамасында шикәр салынды. М.Гали

2) күч. Бик аз күләмдә. [Егетләрнең берсе:] Оялтты, ди, хәзерге яшьләрдә аның әчмухасы да юк. Р.Кәрами. Әчмуха хезмәт хакы алып, шуңа риза-бәхил булып яшиләр. Н.Акмалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә