ӘЧКЕЛТЕ’М-ТӨЧКЕЛТЕМ с. 1) Төрле әче-төче исләр һәм тәмнәр катнашкан. Әчкелтем-төчкелтем аш-умач исләрен куалап, чебен безелдәвен томалап, өй эченә җылы, тәмле исләр таралды. Н.Фәттах. Хәзер, камерам белән берлектә өстәл тартмасына барып эләккәч, борынга, әчкелтем-төчкелтем булып, шул акча исе керде. А.Расих

2) күч. Усал булган, усаллык күрсәткән. Торса бит, син алай кәнфит шикелле баллы гына түгел идең бит, синең әчкелтем-төчкелтем чакларың да бик күп буладыр иде. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә