ӘЧЕТҮ II ф. Әчегән хәлгә китерү, әче итү. Әмма ул гаять тыныч кына, хәтта дустанә бер кыяфәттә, сөтне дуңгызлар фермасына илтеп тапшырырга кушты, кайнатыпмы яки анда әчетепме, терлекләргә бирү чарасын күрсеннәр, диде. М.Хәсәнов. Әчетү алдыннан, кәбестәне өске яшел яфракларыннан чистарталар. Яшелчәче белешмәсе

Әчетә төшү Бераз, берникадәр, тагы да әчетү

Әчетеп җиткерү Тиешле дәрәҗәдә әчетү, җиренә җиткереп әчетү

Әчетеп кую Алдан, әчетеп, әзер хәлгә китерү

Әчетеп тору Даими рәвештә әчетү

Әчетеп чыгару Әчегән хәлгә җиткерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә