ӘЧЕТҮ I ф. Тән, күз, җәрәхәт, әрнеп, яндырып тору. Аның култык аслары ярып тоз сипкәндәй әчетте, пышлыкты, чиләнеп чыкты. Ф.Садриев. Аннан соң Илсөяр будка морҗасыннан төтен чыкканын күрде һәм, йокысы килүдән күзе әчетсә дә, озаклап, шул якка карап торды. Г.Гобәй Әчетә башлау Әчетергә тотыну. Судан чыккач, малайның тәне ап-ак тоз белән капланды, һәм бетчәле урыннары йөрәккә тиярлек булып әчетә башлады. М.Юныс Әчетеп алу Кинәт, кыска вакыт аралыгында әчетү. Тез башы зәһәр әчетеп алды. Н.Хәсәнов Әчетеп китү Кинәт әчетә башлау. Кырлы-кырлы күмерләргә бәрелгән куллары әчетеп-әчетеп китте. Н.Хәсәнов Әчетеп кую Кинәт, кыска вакыт аралыгында әчетү Әчетеп тору Бертуктаусыз әчетү |