ӘЧЕТТЕРҮ ф. Тәнне, күзне, җәрәхәтне яндырып әрнетү, чеметтереп ачыттыру. Маңгайдан аккан тир күзләрне әчеттерә, юешләнгән күлмәкләр тәнгә ябыша. З.Зәйнуллин. [Ильяс] Ут телләре аның бияләен көйдереп, беләзек турын ялап әчеттергәнгә, кинәт читкә тайпылып, таяк-фәлән юкмы, дип эзләнде. Ә.Баянов

Әчеттерә башлау Әчеттерергә тотыну. Татарча җыр гына ишет – сагыш сөреме күзләрне, борыннарны, тамак төпләрен әчеттерә башлый. Ф.Садриев

Әчеттереп алу Кинәт әчеттерү. Әмма шунда ук ник капканыма үкендем – әчеттереп алды ла! К.Миңлебаев

Әчеттереп кую Кинәт кенә бераз әчеттерү

Әчеттереп тору 1) Хәзерге моментта бераз әчеттерү

2) Бертуктаусыз әчеттерү. Сәкинәнең сүзләре йөрәген тырмап, әчеттереп торды. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә