ӘЧЕ’-ТӨЧЕ с. 1. Авызны, борын куышлыгын ярып керә торган, төрле исләр катнашкан. Бу эчемлекләрнең --- әче-төче исләре Габделкаюмның борынын ярып керде. М.Гали 2. и. мәгъ. 1) Исерткеч эчемлекләр. Элек Мәҗит, чыннан да, хатыны йортына күчтәнәчнең әче-төчесен курыкмыйча алып кайта иде. Н.Акмалов 2) Тәмле, тансык, төрле-төрле ашамлыклар. Соңгы вакытларда әчесен-төчесен ашыйсы килеп тора ◊ Әчесен-төчесен тату (күрү) Тормышта күптөрле хәлләр күрү, яхшысын да, яманын да кичерү, шул сәбәптән, җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган булу. [Гобәйдулла абзый] Дөньяның әчесен-төчесен күп күргән. З.Зәйнуллин. Аның геройлары – тормышның әчесен-төчесен татыган --- урта һәм өлкән буын кешеләре. Казан утлары |