ӘЧЕЛЕШҮ ф. Тарткалашу, сүзгә килешү, ачуланышу. [Ольга Иреккә:] Без, үз уйларыбызга бирелеп, бер-беребезгә битараф атласак, очраган кешеләр, болар нәрсәдер бүлешә алмаганнар, Яңа елны әчелешеп башлаганнар ахры, диюләре бар. Г.Тавлин Әчелешеп алу Кыска вакыт арасында әчелешү Әчелешеп кую Кинәт, уйламаганда әчелешү Әчелешеп тору Еш, әледән-әле әчелешү |