ӘЧЕ’ БАЛ и. Баллы, шикәрле суга чүпрә яисә башка ачыткыч салып әчетелгән исерткеч эчемлек. [Вәликәй абзый] Бер кичне куйган әче балына Гобәй Бамбырны чакырды да аның белән кич буе бал эчә-эчә сөйләште. З.Зәйнуллин. Бер ярты ак, бер шешә кызыл, әллә ничә төрле әче бал эчү сәбәпле телләре көрмәкләнгәнлектән, аларның сүзләрен юньле-башлы аңларлык түгел иде. Ф.Садриев. Суюрга, кырык казагы белән, шәхсән үзе олау-олау икмәк, кисмәк-кисмәк әче бал төяп, хәвефле юлга чыкты. Р.Батулла |