ӘЧЕ с. 1. 1) Әчетеп әзерләнгән ризык тәмен белдергән, әчешкән ис чыгарган. Атаклы кымыз аңа бик әче әйрән кебек тоелды. Ә.Мушинский. [Агач яфракларының, үлән сабакларының] Меңнәрчә сизгер тамырлары Ык суының яр туфрагына сеңгән дымын --- суыралар, әлсерәп сусаган яфракларга, сабакларга әче сүл китерәләр. Ф.Садриев

2) Тәмсез, бозык тәмдәге. --- авызымда әллә нинди ят, әче тәм тойгач, йөзем чытылды. Л.Ихсанова

3) Чүпрә, оеткы салып махсус әчетелгән, әчегән. Хурлыгаян агач касәгә салынган әче катыкны ала керде. Р.Батулла. Вак бәлешне әче камырдан ясыйлар. Ю.Әхмәтҗанов

4) Составында әчелеге (I, 2 мәгъ.), кислотасы артык булган. Әче реакцияле торфлардан торф-известь яки торф-көл компостлары ясыйлар. Яшелчәче белешмәсе. Әче туфрак

5) Тынны кисә, сулыш юлларына авыр тәэсир итә торган. Таш-бетон панельләрдән җыеп салынган терлек абзарының волейбол мәйданы чаклы ишекләрен ачып керүгә, төче силос, әче сидек исе белән туенган җылымса һава борынга бәрелде. А.Вергазов. Харара җиле көйдергеч кызу һава белән вак борычтай әче тузан алып килә. М.Юныс

6) Зәһәр, зәһәрле, күзләрне ачыттыра торган. Алардан ургылып чыккан әче төтен койрыклары, ТЭЦ торбаларыннан бөркелгән сөрем болытларына кушылып, кояшны капладылар. А.Гыйләҗев. Агачлар арасыннан саркып, инде межага килеп җиткән әче ылыс төтене борынны, тамак төпләрен кычыттыра, күзләрдән яшь агыза. Т.Мөбарәков. Мондый саф һавада әче тәмәке төтене үзен аеруча сиздерә, тамакларны ярып керә. М.Хәсәнов

7) күч. Ачуланышкан, тиргәшкән, үпкәләшкән. Анысы өчен бер дә хафаланма, дөнья булгач, аларның да әче вакытлары булыр әле. Г.Камал

8) күч. Ямьсез, күңелгә ятышсыз; ачулануны белдерә торган. Ул, башта тонык кына булып, аннары бөтен тән күзәнәкләрен уятырлык итеп, Кочураның катлы-катлы әче сүгенүен ишетте һәм, кинәт хәле кайтып, башын күтәрде. М.Галиев. Моназыйр ишетсә, һич тә җавапсыз калмас иде, Сәрвияне үзеннән өлкән дип тормас, әче сүзен тапкан булыр иде. М.Хуҗин

9) күч. Көчле, чеметтереп ала торган, салкын, үзәккә үтә торган; ачы. Әче җил юл буе үзәкләренә үткән иде, юка плащларының якаларын тартып томалаганда, күшеккән куллар төймә каптыра алмыйча интектеләр. А.Гыйләҗев. Бер елны Ташый елга кырындагы шушындый эскерттә, әче суык январь аенда, унлап чегән бер атна яшәп киттеләр. В.Нуруллин. – Ох, җиле әче, каһәр суккыры. Прямо битне ялап ала, – дип сөйләнде сакалбай. Б.Сөләйман

10) күч. Зәһәр, чәнчүле. Мәкаләдә ризасызлык куптара торган субъектив урыннар байтак, ләкин тәнкыйть әче иде, күп өлешендә гадел иде, әдәбият өчен ачыну ята иде. Р.Батулла

11) күч. Әрнетүле, әрнеткеч. Нәрсә генә турында сөйләшеп китсәләр дә, сүз шуңа – булмаган хыянәткә барып терәлде, әче җәнҗал белән төгәлләнде. Н.Хәсәнов

12) күч. Аянычлы, авыр, катлаулы. --- тормышньң әче мәктәпләрен үткән, «акыл утыртып кайткан» Аяз беркайчан да нәшрият җитәкчеләре һәм редакторлары алдында даулашып, тәмсезләнешеп йөрмәде. Г.Шәрәфетдинов

2. и. мәгъ. 1) Кайгы, хәсрәт, әрнүле хәл. Шулай итеп, үземә тигән эш агачының җимешен әкренләп өзеп бетереп киләм. Дөресен әйтергә кирәк, татлысы да, әчесе дә күп булды. Ә.Еники

2) Исерткеч эчемлек. Сәхрәгә чык, күңелең бушар, балның мул төшкән чагы, әчесе дә табылыр. Мирас

3. рәв. мәгъ. 1) әчегә Әчетеп, чүпрә салып. Җаныкайларым, әллә коймак та куеп җибәрәбезме, әчегә. А.Хәмзин

2) әче итеп Ямьсез, әшәке сүзләр әйтеп. Әмма дөялеләрнең берсе, бик тиз аңына килеп, хәвефсезрәк тоелган арт якка борылды, әче итеп сүгенә-сүгенә, Фарукҗан тавышы килгән якка ут ачты. Т.Әйди

3) Бик көчле, яңгыратып. Теләсәң – кыргый ташларга исемеңне язып кит, теләсәң – кычкырып җырлап җибәр, теләсәң, ике бармагыңны кабып, әче итеп сызгырырга була – җил чыгарырсың дип, берәү дә бәйләнмәс. М.Галиев. Денис әче итеп сызгырып җибәрде, шундук өскә унике алып менеп басты. М.Хәбибуллин. Мотаһир, әче итеп, үзәкләрне өзеп паровоз кычкыртуга түзә алмыйча, елар дәрәҗәгә җитеп башын тота. Р.Кәрами

4) Әрнеп, үпкә катыш рәнҗеп. Нәҗип сүз әйтмәде, әче көлемсерәп, Гөлгенәгә карады. А.Гыйләҗев. Ибраһим әче генә елмайды: – Белсәң дә, язарга йөрәгең җитмәс иде. Ә.Еники

◊ Әче икмәк булу Авыр физик хезмәт белән табылган булу. Әче тамыры белән (утырып) калу Газаплы, күңел әрнеткеч, михнәтле вакыйга (хәл) булып, күңелдә, хәтердә, истә саклану. Аннан соң инде күпме сулар акты, ничәмә-ничә тапкыр бәрәңгеләр чәчәк атты, аны туйганчы, рәхәтләнеп ашарлык вакытлар да җитте, тик Сәрия карчыкның күңелендә әлеге вакыйга шул килеш – әче тамырлары белән утырып калды. Р.Газизов. Әче таңнан Кояш чыкмас борын, бик иртә. Карале, карале син боларны --- әче таңнан урман кисеп кайтканнармыни! Т.Нәҗмиев. Әче телле Төртмә, усал, чәнчүле итеп сөйләшә торган. Абау, бигрәк тә әче телле икән Фәнилә. К.Кәримов. Төртмә холыклы, әче телле Тукай жандармериянең «авырткан сөяле» булган. Р.Батулла. Әче тир Авыр физик хезмәт, авыр физик эш башкару турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә