ӘҺЕЛ и. гар. 1) Нинди дә булса катлау яки берәр эшчәнлек өлкәсенең вәкиле. Дин әһеле – ил әһеле, хан. Дин әһеленең илче белән булуы каганны тәмам инандырачак. М.Хәбибуллин. Әдәби тел культурасын күтәрү, иң элек, безгә – язучыларга, журналистларга, фән һәм культура әһәлләренә кагыла. Н.Фәттах 2) иск. Билгеле бер эшнең, һөнәрнең остасы. Ул – укыту әһеле |