ӘҺӘМИЯТЛЕ с. Мөһим булган, кирәкле саналган. Шуңа күрә ул хәзер үзе бик әһәмиятле дип санаган уйларын уртаклашырга теләде. Т.Әйди. Мөгаен, бригада, терлекче, механизатор йортларына таралгандыр, шушындый мөһим, әһәмиятле вакытта монда ятмаслар, дип уйлады кыз. Ф.Гыйльми. Әмма алар, бала турында гына түгел, зуррак, үз тормышлары өчен әһәмиятлерәк нәрсәләр хакында сөйләшәләр иде шикелле. М.Маликова |