ӘҺӘМИЯТ и. гар. 1) Мөһимлек, зарурилык; актуальлек. Бер Семагин өчен генә түгел, ә Мәхмүтов өчен дә бу җыелышның әһәмияте бик зур иде. Р.Кәрами

2) Нәрсәнең дә булса җәмгыятьтә тоткан роле, урыны, кыйммәте. Экспедициянең тәрбияви әһәмияте хакында әйтеп тә тормыйм инде. Ә.Мушинский. Байлык белән ярлылык та гашыйклар арасында шундый ук киртә иде, ә хәзер аның ни әһәмияте бар? Ә.Еники. Ләкин, беренче карашка, шулай һәркемнең эчке эше генә булып тоелса да, әлеге мәсьәлә зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Казан утлары

3) Берәр нәрсәнең мәгънәсе, кирәклеге, аңа ихтыяҗ булу. Байкучатов җырның бөтен сүзләрен ишетеп бетермәде, хәер, моның инде хәзер әһәмияте дә юк иде. Т.Әйди

4) Игътибар, дикъкать. Рота командиры, бөтен әһәмиятен картага биргән булып, башын күтәрмичә генә әйтеп куйды. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә