ӘҺӘ ы. 1) Сөенү, куану, канәгатьләнү хисләрен белдерә. Лейтенант идәнгә чүкте. – Эзләп карыйк әле… Әһә, мин инде икесен таптым, – дип сөенде, – кара, топаз ич бу! З.Фәтхетдинов. Әһә, менә, [бау] шикәр капчыгы артына төшкән икән… М.Маликова 2) Нәрсәне дә булса тиз генә төшенеп алганны белдерә. Фәһим абзый бераздан гына аңына килде: – Халык минем хакта ни әйтер? Ә-һә, дияр, алты почмаклы нарат йортны булачак кияве өчен тырыштырган икән. Ә-һә-әә, баш ветеринар урынын да киявенә саклап тоткан, дияр. Г.Ахунов. Әһә, менә нинди ят тавышлы кеше бар икән монда, – дип уйлады Габделхәй, чыраен сытып. Н.Фәттах |