ӘХЛАКЫЙ с. гар. Әхлакка бәйләнешле, әхлакка мөнәсәбәтле. Сагындырганы, бөтен вөҗүдемне биләп тартып торганы – халыкның бердәмлеге, адәм баласы чыдамаслык авырлыкларны җиңеп, күңел сафлыгын, әхлакый бөеклеген саклау көче. К.Тимбикова. Халык иҗатында, кешегә акыл бирү нияте белән, теге яки бу хәлгә бәйләп, гыйбрәт итеп сөйләнә торган һәм әхлакый мәсьәләләргә багышланган кыска хикәяләр бар. Казан утлары |