ӘХЛАКСЫЗЛЫК и. Әхлак кагыйдәләренә туры килмәү, аларны бозу күренеше. Чыннан да, Мирхуҗинны әхлаксызлыкта гаепләргә ни хокукы бар аның. М.Маликова. Дөньяга чисталык кына дәгъвалаган уйларым әхлаксызлык булып эшкә ашты. Ә.Гаффар. Бюрократларга, әшнәлеккә, әхлаксызлыкка каршы көрәш дәвам иткән чорда, әдәбият мәйданында сугышчан жанрлар алга чыга. Казан утлары |