ӘХЛАК и. гар. Җәмгыятьтә һәм кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы. Шулар арасында иң аянычлысы – халкыбызның милли педагогикасы, күп гасырлар буе камилләштерелгән гаилә кануннары һәм дин тәрбияләгән әхлак кагыйдәләре. Ә.Юнысов. Урта гасыр әдәби мирасы бүгенге кешенең сәламәт әхлагын тәрбияләүдә зарури һәм алыштыргысыз чара буларак бәяләнә. Н.Хисамов |