ӘХ ы. 1) Ис, тәм тоюдан яки көндәлек тормыштагы башка уңайлыклардан канәгатьлек кичерү, ләззәт алу хисләрен белдергәндә әйтелә. Нуриман, кайнап чыккан суга бер чеметем чәй салып, хуш ис иснәгәндәй, «әх!» дип куйды. Ә.Мушинский. «Әх, шәп тә соң мунчасы», – ди-ди, пар өстәп, тагын чабынырга тотынды Шиһап. Заман

2) Күңел күтәрелү, дәртләнү, соклану, шатлану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен кулланыла. Уйный ые да соң, әх, уйнап та күрсәтә ие соң! Ә.Гаффар. Әә-әх, әни, суык. Кар шыгырдап тора. Чана шәп шуачак бүген. Р.Мөхәммәдиев

3) Кайгыру, ачыну, үкенү, ачулану һ.б.ш. хисләрне белдерү өчен әйтелә. Әх, заманасы шундый иде бит, Мотаһир. Р.Кәрами. Әх, минәйтәм, баш китте, харап булдык, минәйтәм. Г.Ибраһимов. Әх-х, картлач, күрәзәлек итеп утырудан башка чараң калмады, дип, үз-үзен битәрләде Габдуллин. Ш.Шәйдуллин

4) Кызыгу, көнләшүне яки көчле теләкне белдерү өчен кулланыла. Әх, ди, әгәр саулыгым булса, ди, хәзер белер идем мин ничек эшләргә, ди. А.Шамов. Әх, күзне ачып булсын иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә