ӘФЬЮН и. гр. Өлгереп җитмәгән мәкнең сөт сыман сыгынтысыннан киптереп ясалган көчле наркотик матдә (фармакологиядә төрле дарулар ясау өчен дә файдаланыла); русчасы: опиум. Ләбихәвез әрбаб мәхәлләсендәге шундыйрак бер оя әфьюн тартучылар аркасында туздырылганнан соң, Бохараның кайбер әһелләре Газәлидә күңел ача башлаган. Т.Әйди. Әйе, үзен агулаган әфьюннан авыз иткәч, теле ачылды [Тынчуринның]. Г.Үзиле. Аның эчүен һәм әфьюн белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде. Ә.Фәйзи ◊ Әфьюн бизмәне белән Кат-кат, граммын граммга туры китереп, нечкәләп. Мә, түгә-нитә күрмә, әфьюн бизмәне белән үлчәнгән. Н.Исәнбәт |