ӘФТИЯК и. фар. сөйл. 1) Җидедән бер өлеш; һәфтияк

2) дини Коръәннең еш укыла торган сүрәләрен, аятьләрен үз эченә алган китап. Мин укыганмындырмы, юкмы – ул кадәресен белмим, – әмма, һичбер язу танымаган көйгә, мулланың, аркага камчылар төшергәләп, әфтияк сүрәләре бикләткәнен һәм, кичке сабак кереп, шуларны тыңлатканын беләм. Г.Камал

3) күч. Коръән; гомумән китап. Мин беләм, синең күңелең – мәгърифәт юлында. Кулларың, кылыч түгел, әфтияк тотарга өйрәнгәннәр. Т.Миңнуллин

◊ Әфтияк калынлыгы Бик юка. Алачагы Әфтияк калынлыгы, бирәчәге Коръән калынлыгы. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә