ӘФСЕНЛӘ’Ү ф. 1. 1) Әфсен ярдәмендә йогынты ясау; теләсә ничек алдау, ялганлау. Яңа эрага кадәр 90 нчы еллар тирәсендә һуннар, Кытай гаскәрләрен әфсенләп, алар киләсе юлларга, елга кичүләренә ырымланган тәкә һәм үгез түшкәләрен күмгәннәр. А.Мөхәммәдиев. Бик күп кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, алдап-йолдап, әфсенләп, Елантауга әсирлеккә алып киттеләр. Р.Батулла

2) Әфсен укып, илаһи көчләрне ярдәмгә чакыру. Ул кармакны үзенчә әфсенләп сала: «Әпсен-төпсен, балык чиртсен, җимне тапсын, килеп капсын», – ди дә кармагына берничә мәртәбә төкереп куя. Ф.Яруллин

2. с. мәгъ. күч. Законсыз оештырылган. Үзегез әфсенләгән язу гына түгелме бу? Т.Әйди

Әфсенләп бетерү Әфсенләү дәрәҗәсенә җитү, бик нык әфсенләү

Әфсенләп кую Алдан ук әфсенләү

Әфсенләп тору Һәрвакыт, гел әфсенләү

Әфсенләп чыгу Һәрберсен, бер-бер артлы әфсенләү; башыннан ахырына кадәр әфсенләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә