ӘФСЕН и. фар. 1) Сихерләү яки өшкерү сүзләре, сихри көчкә ия дога. Җирең янса, Кояш улы янган төсле яшендә, – көлгә җан-рух өрер өчен ярдәм итмәс әфсен дә… З.Мансуров. Канатланып киткән Иблис борын астыннан гына әфсен әйтте. З.Мәхмүди 2) Сер, тылсым. [Әниләре Мотахара апа:] Мирсәет бал кортларының әфсенен белә бугай ул. Г.Тавлин ◊ Әфсен өреп к. әфсен укып. Чәчәк атмый быел минем гөлләр. Тик табигать – үзе могҗиза: Чәчәк сыман сулган чакларыңда, Әфсен өреп, тартып торгыза. Ф.Мөслимова. Әфсен укып 1) Сихер белән, сихри көчкә ия сүзләр белән тәэсир итеп. Ишнияз бабай әйтә: «Әкияттәге Әбүгалисина сыман, әфсен укып кына эшләде ул аны», – ди. Р.Ишморат. Артларыннан дию пәрие куып килүен белгәч, диюдән качып өенә кайтып баручы патша кызы, әфсен укып, үзе тегермән булган, аны коткаручы батыр егетне тегермәнче иткән бит. Г.Бәширов; 2) Тылсым белән; җиңел, җайлы итеп. Кәслегә иртәгәдән калмый, ишетәсеңме, иртәгәдән калмыйча, җитмеш биш чана чыгарырга кирәк. Ә ул җитмеш бишне әфсен укып җыясыңмы? А.Гыйләҗев |