ӘФЛИСУН и. голл. 1) Рутачалар семьялыгыннан, тропикларда һәм субтропикларда үсә торган мәңге яшел җимеш агачы. Без, хөрмә һәм әфлисун бакчаларын карый-карый, сәяхәтне дәвам итәбез. В.Юныс 2) Шул агачның кызыл сары төстәге, түгәрәк яки озынчарак формадагы, шадраланып торган кабыклы, эче сусыл өлешләрдән гыйбарәт әчкелтем баллы җимеше; русчасы: апельсин. Әнә бит тәмле-тәмле ризыклар, өстәлләрдә – әфлисун тутырылган савытлар, аракы, шәрап, сыра салынган бокалларны теләр-теләмәс кенә иреннәренә тигереп утыручы тук бәндәләр. Ф.Садриев. Ун-унбиш данә генә әфлисун да ал. Г.Исхакый |