ӘФӘНДЕ и. төрек < гр. 1) Хөрмәт йөзеннән, ир-ат исеменә кушып әйтелә торган сүз. [Хөсәен:] Хәтерлисезме, унынчы елны Галиәсгар әфәнденең әдәби эшчәнлегенә ун ел тулу юбилеен уздырган көннәрне? А.Расих. Хөсәен әфәнде европача киенгән. В.Юныс 2) Ир-атларга мөрәҗәгать итү сүзе. – Әфәнделәр, – дип башлады сүзен прапорщик Ильяс Алкин. Р.Мөхәммәдиев 3) Исеме билгеле булмаган ир-ат, ир кеше. Әчтерханда бер югарыдагы әфәндедән законлы кәгазь юнәттем. Ә.Гаффар. Упкынның бөтен тирәнлеген аңлагач та, Иоланта чит илдән килгән әфәндегә --- гаять кискен сүзләр әйтә. Б.Камалов |